Авыл җирлекләрендә юл төзелеше һәм ремонт эшләре дәвам итә

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Тукай районында республика программалары кысаларында юллар төзү һәм ремонтлау эшләре киң колач белән бара. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев билгеләп үткәнчә, әлеге проектларны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды.

Авыл җирлекләрендә асфальтобетон җәемле юл-урам челтәрен торгызу эшләре актив алып барыла. Әҗмәкәй авылында Мирная урамында юл төзелеше дәвам итә. Якын арада әлеге эшләр Новый поселогының Мирная урамында да башкарылачак.

Әҗмәкәй авылының Подсолнухи микрорайонында күп балалы гаиләләргә бирелгән җир участокларын инфраструктура белән тәэмин итү буенча республика программасы кысаларында Гостеприимная урамында юл төзелеше алып барыла. Моннан тыш, Крымская, Клубничная, Апельсиновая һәм Җиңүнең 70 еллыгы урамнарында да (150 метрлы участок) юл эшләре планлаштырылган.

Шулай ук Әҗмәкәй авылында Татарстан Республикасының җирле әһәмияттәге гомуми кулланылыштагы юлларында юл эшләре программасы нигезендә Х. Шакуров һәм Җиңү урамнарында юл төзекләндерү эшләре башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International