Тукай районына эш визиты белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов килде. Визит кысаларында 2025–2027 елларга юл эшләре программасына кертелгән чараларның үтәлеше, шулай ук 2026–2028 елларга планлаштырылган проектлар буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында юллар төзелеше, транспорт белән тәэмин ителеш, торак пунктларның юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре күтәрелде. Фәрит Мөдәрисович Ханифов «Тормыш инфраструктурасы» милли проекты кысаларында республикада зур масштаблы юл проектларын финанслау һәм гамәлгә ашыруның әһәмиятен билгеләп үтте.
Аерым алганда, ул быел гына да Тукай районында урам-юл челтәрләрен асфальт белән төзекләндерүгә 1 миллиард сум бүлеп бирелүен искәртте.
Гомумән алганда, быел район юлларына республика бюджетыннан зур күләмдә финанслау каралган. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев әлеге системалы ярдәм өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.
Киңәшмә кысаларында Тукай районы белән ТР Транспорт министрлыгы арасында юл инфраструктурасын үстерүгә кагылышлы киләчәктәге планнарны һәм йөкләмәләрне билгеләүче Килешү проектын әзерләү мәсьәләсе дә каралды.
.jpg)
