Мәләкәс авылында гомер итүче Никифоровлар-Николай Григорьевич һәм Анастасия Ивановна -60ел бергә гомер кичерү бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Ун мең парның тик берсенә
Бриллиант туй насыйптыр.
Санаулы көн тиз үтә ул,
Үткәрергә ашыктыр.
Җыелдылар оныклары,
Аларның балалары,
Балаларның балалары,
Кемнәрдер калганнары.
Ап-ак булып утыралар
Бабай белән Акъәби.
—Әче!— диләр. Ишетмиләр,
Әйтсәләр дә әллә ни.
Ишетәләр: бабай үткен,
Әбине алды кочып,
Куйды «чүп» итеп үбеп,
Тора кеткелдәп көлеп.
Акъәби яулык читенә
Куйды авызын сөртеп.
Тормыш җиленә бирешми
Озын юллар үттегез.
Бер сукмактан атладыгыз
Гел янәшә икегез.
Ходай күпме гомер бирсә,
Бергә яшәргә язсын.
Бриллиант туй булса булсын,
Тик соңгы туй булмасын.
Ак бабам, Ак әбием!
Гомерегез озын булсын.
Безләргә дә сезнең кебек
Йөзгә яшәргә язсын.