Тукай районында яңа светофор урнаштырачаклар

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Тукай районында «Чаллы - Круглое Поле - Бәтке» автомобиль юлында «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында заманча светофор объектын урнаштыру планлаштырыла.

Светофор системаларны модернизацияләү авария хәлен киметергә, хәрәкәтне яхшыртырга һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркынычсызлыкны арттырырга ярдәм итә.

Шундый ук эшләр Татарстанның Чирмешән һәм Питрәч районнарында алып барыла, ә Казанда һәм Чаллыда, АСУДД һәм видеокүзәтү системаларын кертеп, светофор объектларын модернизацияләү төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International