Балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге игълан ителде

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә бәйге башлап җибәрде.

Бәйге татар телен һәм укырга мәхәббәтне үстерү, заманча балалар әдәбиятын баету максатыннан үткәрелә. Проза, әкият, драма һәм шигърият номинацияләре буенча җиңүчеләр акчалата бүләкләнәчәк.

🗓 Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.

📥 Эшләрне PDF форматында RDetBibl@mail.ru адресына, кәгазьдә – Казан шәһәре, Мөштәри ур., 14 адресы буенча тапшырырга кирәк.

🔗 Тулырак мәгълүмат: sptatar.com/26751-2

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International