Камил Нәҗмиев район объектларына эш сәфәре кылды

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев район территориясендә урнашкан объектларга эшлекле сәфәр кылды.

Визит кысаларында ул тимер юллар һәм трамвай юлларын төзү, ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча махсуслашкан «Транссервис-ЛТД» ҖЧҖ предприятиесендә булды. Компания директоры Сергей Михайлович Кулиш предприятие эшчәнлеге белән таныштырды һәм җитештерү мәйданчыклары буйлап экскурсия үткәрде.

Камил Нәҗмиев шулай ук «Акчарлак» бассейнында булды, анда ул учреждениенең торышы һәм яңа уку елына әзерлек барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International