Камил Нәҗмиев төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Төзелеш тармагы — икътисадны хәрәкәткә китерүче зур көч. Бүгенге көндә районыбызда яңа объектлар төзү, торгызу эшләре актив алып барыла, юллар төзекләндерелә, газ һәм су кертү буенча зур эшләр башкарыла.

Камил Нәҗмиев билгеләп үткәнчә, төзүчеләребез быел да һөнәри бәйрәмнәрен матур эшләр һәм уңай нәтиҗәләр белән каршы ала.

— Районыбыз үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, хезмәтегездә уңышлар телим, — диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International