Камил Нәҗмиев Биклән авылында күп балалы гаиләләр белән очрашты

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Биклән авылында күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләре хуҗалары белән очрашу үтте. Биредә аларның саны — 1 меңнән артык.

Авыл көннән-көн яхшы күрсәткечләр белән алга атлый: Биклән тулысынча газлаштырылган, агымдагы елда су кертү эшләре дә төгәлләнәчәк. Быел авылның Московская урамында юл салынган. Монда яшәргә кирәкле социаль учреждениеләр дә бар, алар уңышлы эшләп килә.

Очрашу барышында Камил Нәҗмиев районның социаль-икътисади торышы, җирлек күрсәткечләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Авыл халкы үзарасалым буенча республика программасына кушылу тәкъдиме белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International