Камил Нәҗмиев Кече Шилнә мәктәбендәге төзелеш эшләрен тикшерде

2025 елның 8 августы, җомга

Бүген Камил Нәҗмиев Кече Шилнә мәктәбендә булды. Биредә капиталь ремонт эшләре һәм яңа корпус төзелеше тәмамлану алдында. Хәзерге вакытта мәктәп җиһазландырыла, аның территориясен төзекләндерү эшләре бара.

Проектны уңышлы тәмамлау өчен эшләрне башкаруны көндәлек контрольдә тоту буенча штаб оештырылган.

Нәтиҗәдә, авылда заманча һәм матур мәктәп барлыкка киләчәк. Ул балалар өчен ышанычлы һәм уңайлы белем бирү урыны булачак.

Камил Нәҗмиев районга күрсәткән ярдәме һәм укучылар өчен уңай шартлар тудыруы өчен Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International