Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физкультура хәрәкәте эшлеклеләре, ветераннар һәм спорт сөючеләр!
Сезне Физкультура көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм — сәламәтлек, көч һәм яңа җиңүләргә омтылу символы.
Минем студент елларым Кама дәүләт физик культура институтында башланды. Укытучыларыма биргән белемнәре һәм рухландырганнары өчен рәхмәтлемен. Спорт бүген дә минем тормышымның мөһим өлеше булып кала, ул энергия бирә һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Спорт — ул бары тик җиңүләр һәм рекордлар гына түгел, ә сәламәтлек, яхшы кәеф һәм командада эшләү осталыгы да. Ул характерны ныгыта, тәртипкә һәм тырышлыкка өйрәтә.
Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада спортны үстерүгә һәрвакыт өстенлекле игътибар бирелә. Татарстан — илдә иң спорт сөюче төбәкләрнең берсе, һәм һәр районда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган.
Бүген сезгә саулык, яңа җиңүләр һәм уңышлар телим. Спорт һәрвакыт юлдаш булсын, шатлык һәм энергия бүләк итеп торсын!