— Хөрмәтле тукайлылар! — дип мөрәҗәгать итте район халкына Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев.
Бүген Татарстан Республикасының Тукай районы территориясенә дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүм ясады.
Һөҗүм төзелештәге склад биналарына юнәлтелгән.
— Барлык хезмәтләр дә оператив эш итте. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Район халкына куркыныч янамый. Рәсми чыганаклардан килгән мәгълүматка гына ышанырга һәм тынычлык сакларга чакырам, — дип ассызыклады Камил Нәҗмиев.