— Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез — Төзүчеләр көне белән котлыйм! — диде Камил Нәҗмиев.
Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәр татарстанлының тормышын уңайлы һәм имин итүне максат итеп куя. Шушы максатка ирешүдә төп көч — төзелеш комплексы хезмәткәрләре.
Тукай районында күләмле төзелеш эшләре алып барыла — барысы да халыкның тормыш сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру өчен. Строительләр тырышлыгы белән торак йортлар төзелә, заманча җәмәгать киңлекләре барлыкка килә, социаль объектлар яңартыла, инфраструктураны үстерү буенча инициативалар гамәлгә ашырыла.
— Сезнең хезмәт — киләчәккә керткән өлеш. Профессиональлегегездән һәм җаваплылыгыгыздан халыкның кәефе һәм тормышы бәйле. Хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим! Эшегез шатлык һәм горурлык китерсен! — дип ассызыклады Камил Нәҗмиев.

.png)





