Әни – әлеге сүз җир йөзендә иң матур, иң кадерле сүз!

2013 елның 22 ноябре, җомга

Әни – әлеге сүз җир йөзендә иң матур, иң кадерле сүз! 24 ноябрь, аеның соңгы якшәмбесендә у здырыла торган бу бәйрәм – балаларның әниләренә булган хөрмәтен, мәхәббәтен белдерү генә түгел, ә җәмгыять тормышында аналарның тоткан урынын,  дәүләтебезне ныгытуга, аны әхлакый сәламәтләндерүгә керткән хезмәтләрен тану да. Без һәммәбез әниләр алдында бурычлы.Бу көнне безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Кадерле аналар, сезне бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, ана бәхете, иминлек, муллык, балаларыгызга, оныкларыгызга, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга уңышлар телибез!

Аналар күп өмет итми алар,
Бик әзгә дә риза, канәгать.
“Балам!” - диеп типкән йөрәгенә,
Бер җылы сүз җитә, җәмәгать.

Әнкәйләрне данлыйк, хөрмәт итик,
Бәхет өстик гомер көзенә.
Әнкәй бәхиллеге, ризалыгы
Яшәтә бит безне гомергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International