Бүген Яңа поселогында Габдулла Тукай исемендәге паркта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе узды. Булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп рюкзаклары һәм канцелярия кирәк-яраклары җыелмалары тапшырылды. МХОда катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирелде - аларга сертификатлар һәм бүләк җыелмалары тапшырылды.
Без акциядә катнашучы барлык битараф булмаган һәм актив катнашучыларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтле!