«Татарстанда Җәй» проекты кысаларында Бай Бүләк авылында күңелле кичке уен узды. Бәйрәм З. Гайнуллина сүзләренә, Нәзир Гимазетдинов көенә иҗат ителгән «Бай Бүләгем» җыры белән башланып китте. Әлеге керешне талантлы яшь башкаручы — Амелия Павлова тәкъдим итте.
Җыр-моң белән сугарылган чарада Айсылу, Адилә Ишалиналар, Кифая Вәлиева һәм Таулыктан, Яңа Бүләктән, Теләнче-Тамактан килгән гармунчылар чыгыш ясады. Кич буе җырлар, уеннар, биюләр яңгырап торды, тамашачылар күңел ачып ял итте.Татарстанда җәй дәвам итә!
leto.tatar сайтында җәйге вакыйгалар афишасын күзәтегез.