Шилнәбаш мәктәбенең «Движения Первых» катнашучылары районда беренчеләрдән булып Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Халык символы» бөтенроссия акциясен хупладылар.
«Халык символы» бөтенроссия акциясе 2025 елның 16 августыннан 22 августына кадәр узачак. Акциянең максаты - катнашучыларда Россия Федерациясенең дәүләт символларына карата кыйммәт мөнәсәбәт формалаштыру.
Киңәшче белән бергә балалар мәктәп тәрәзәләрен бәйрәм хөрмәтенә бизәделәр, патриотик бердәмлек һәм горурлык атмосферасы тудырдылар.
Акциягә кушылыгыз һәм #СимволНарода хэштегы белән фотосурәтләрегез белән уртаклашыгыз