1 сентябрьдән икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторын (ОКВЭДны )һөнәри куркынычлык классларына кертү тәртибе үзгәрәчәк

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Иминиятләштерүчеләр мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминият кертемнәре түли. Кертемнәр күләме, иминият тарифына карап, Россия Социаль фондының территориаль органы тарафыннан билгеләнә.

Тариф оешма эшчәнлегенең төп төре нигезендә билгеләнә торган һөнәри куркынычлык классына бәйле.

Хәзерге вакытта оешмалар Социаль фондка ел саен төп эшчәнлек төрен раслау өчен документлар җибәрергә тиеш. Раслаганнан соң, Россия Социаль фонды иминият кертемнәренең һөнәри куркынычлык дәрәҗәсенә туры килә торган индивидуаль тарифын билгели,

1 сентябрьдән яңа кагыйдәләр гамәлгә керә:

 - хәзер оешмаларга ел саен Россия Социаль фондында  эшчәнлекнең төп төрен расларга кирәкми (юридик затның аерымланган бүлекчәләреннән тыш);

 - Россия Социаль фонды тарифны агымдагы елның 15 апреленә торышы буенча төп эшчәнлек төре турында ЕГРЮЛдан яисә ЕГРИПтан алынган  мәгълүматлар нигезендә билгеләячәк;

 - Эшчәнлекнең төп төре үзгәргән очракта, Россия Социаль фонды ел башыннан гамәлдә булган иминият тарифы күләме турында иминиятләштерүчегә 1 майдан да соңга калмыйча хәбәр итә.

«Бу үзгәрешләр компанияләргә вакытны экономияләргә ярдәм итәчәк, ә Социаль фондка, һөнәри куркынычлыкның реаль дәрәҗәсен исәпкә алып, тиз арада тарифлар билгеләргә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Сорауларыгыз калган очракта сез һәрвакыт 8 800 100 0001 телефон номеры буенча (тәүлек әйләнәсе - 24/7, шалтырату бушлай) бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз .

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм.рәсми аккаунтларда табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International