Хезмәткәрләр һәм бу йортта гомер итүчеләр Минзәләгә шушындый ук интернат-йортка кунакка бардык, андагыларга үзебезнең җыр-биюләрне, эчтәлекле шигырьләрне бүләк иттек. Минзәләлеләр һәр чыгышны алкышлар белән каршы алдылар, әниләр турында шигырьләр сөйләгәндә күпләрнең күзләре яшьләнде. Очрашу бик җылы үтте, дип хәбәр итә интернат-йортның социаль эшләр буенча белгече А.Камалова.