27 ноябрьдә Тукай муниципаль районы Советының XXV утырышы була

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
27 ноябрьдә Тукай муниципаль районы Советының XXV утырышы була
Көн тәртибендә:
 
1. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең 2013 елның 9 аена оператив хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында. 
 
2. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 28 ноябрендә кабул ителгән «2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы 17/2 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
 
3. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында.
 
4. Эшчәнлекнең аерым төрләреннән алынган табышка бердәм салым салу системасын гамәлгә кертү турында.
 
5. Төрлесеннән.
 
Утырыш сәгать 9да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International