Теләнче-Тамак мәктәбендә мәктәп яны участогында уңыш җыю узды. Сыйныф җитәкчесе Ләйсән Флёровна җитәкчелегендә 6 класс укучылары зур энтузиазм белән кишер җыйдылар, аны үзләре яз көне утырттылар һәм җәй буе аны кайгыртып карадылар.
"Бу файдалы гына түгел, бик күңелле дә булды!"- дип уртаклашалар егетләр.
Мондый тәҗрибә укучыларны хезмәт сөючәнлек һәм кайгыртучанлыкның һәрвакыт үз җимешләрен бирүенә өйрәтә.
