Унбер эшмәкәр “Лизинг-грант“ буенча ярдәм алуга иреште

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә ярдәм итүдә ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елның 30 октябренә кадәр биш төрле юнәлеш буенча гаризалар кабул ителде. “Лизинг-грант“ - шундый юнәлешләрнең берсенә керә.
Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел “Лизинг-грант“ программасында катнашуны сорап гариза бирүчеләр районда күбрәк булды. Барысы 22 оешма мөрәҗәгать итте, шуларның 11е программа кысаларында дәүләттән финанс ярдәме алуга иреште. Шулай итеп, район эшмәкәрләренә барысы 15,6 млн сумлык ярдәм күрсәтелде. Эшмәкәрләрнең “Лизинг-грант“ буенча алган акчаларының 30 проценты субсидияләнәчәк.
Программа киләсе елга да дәвам итәчәк. Инде районнан анда катнашырга теләк белдерүчеләр дә бар. Мәсәлән, Яңа поселогында бакчачылык белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Владимир Диденко, Мусабай Заводтан төзелеш предприятиесе ачкан эшмәкәр Айрат Хөсәенов “Лизинг-грант“ программасында катнашу өчен гариза бирергә җыена, дип хәбәр итә Башкарма комитетның икътисад буенча белгече Гөлфия Гатауллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International