Ярославль шәһәрендә XII Евразия төбәк тарихын өйрәнү форумы эшен башлады. Форумда Татарстанның 14 районыннан һәм Россиянең 13 төбәгеннән делегатлар катнаша.
Ярославль — XI гасырда нигез салынган борынгы шәһәр, ЮНЕСКОның тарихи мирас объектлары исемлегенә кертелгән, Россиянең «Алтын боҗра» туристик маршрутына керә. Түгәрәк өстәл «Татар халкының Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше» темасына багышланды.
Тукай районыннан Гиндукуш хәрби дан музее директоры, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Резеда Гарипова катнашты. Ул райондашларыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше һәм музейның патриотик тәрбия эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

