Буген математика укытучыларының республикакүләм форумы үтә

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
2013 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр математика укытучыларының республикакүләм “Россиядә математикадан белем бирү концепциясе: аның үсеш мәсьәләләре һәм киләчәге” форумын үткәрә. Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Республикасында математикадан белем бирү торышы һәм үсеше турында доклад ясый.
Форумда 450 делегат – ТРның математика укытучылары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре һәм идарә башлыклары, мәгълүмати-методик үзәкләрнең директорлары һәм башкалар катнаша.
Чарада катнашучылар ТРда математикадан белем бирүне үстерүнең көнүзәк мәсьәләләрен һәм Россиядә математик белем бирү концепциясен үстерүнең гомуми концепциясен тикшерә.
Моннан тыш, форум кысаларында Казанның унике мәктәбе – математик белем бирү үзәкләре эш тәҗрибәсе тәкъдим ителә. Катнашучылар ачык дәресләргә, “түгәрәк өстәл”ләргә һәм осталык классларына керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International