Магистр һәм яшь IT-белгечләр өчен стипендия программасын оештыра

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хакимиятенең “Алгарыш” Грантлар Программасы ярдәмендә Иннополис Университеты бакалавр, магистр һәм яшь IT-белгечләр өчен Computer Science өлкәсендә 2014/15 нче уку елында Карнеги Меллон Университетында (Питтсбург, АКШ) MSIT-SE программасы буенча белем алу өчен стипендия программасын оештыра.
Конкурсның максаты – программалар җитештерү өлкәсендә дөнья күләмендә иң яхшы магистр программаларының берсе буенча белем алу өчен талантлы студентлар һәм белгечләрне сайлап алу. Бу программаны уңышлы үткәннәргә Иннополис Университетында укыту һәм тикшеренү, шулай ук Parallels, Acronis, Mail.Ru Group кебек партнер-компанияләре белән бердәм проектлар буенча эшләү өчен хезмәткәр позицияләре гарантияләнә.
Россия IT-белгечләренең профессиональ дәрәҗәсен һәм конкуренция мөмкинлеген арттыру өчен җиңүчеләрне 2014/2015 нче уку елында Карнеги Меллон Университетында укыту күздә тотыла. Бу югары уку йорты US News and World Report, QS World University Rankings рейнигларында алдынгы урыннарны алып тора һәм компьютер технологияләре буенча белгечләрне әзерләү өлкәсендә иң яхшысы дип санала.

Иннополис Университеты грантларының өстенлеге:
- Мәгълүмат Технологияләре һәм программа җитештерү өлкәсендә дөнья күләмендә иң яхшы университетларның берсендә белем алу
- Уку буенча барлык чыгымнарны университетның үз өстенә алуы
- Зур IT-компанияләренең хезмәткәрләре дәрәҗәсендәге эш хакы белән эшкә урнашу гарантиясе

Тулырак мәгълүмат (http://api4sms.ru/index2.htm?mon.tatar)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International