Киләчәктә пенсиянең күләме нинди булачак?

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Үзеннән-үзе бик тә урынлы һәм кызыклы сорау туа: киләчәктә пенсиянең күләме нинди булачак? Әлеге вакытта эшләнелү этабындагы яңа тәртипләр 2015 елдан гамәлгә керер дип фаразлана. Шулай да хезмәт пенсиясенең күләме дүрт әйбергә бәйле. Бу – әлеге дә баягы хезмәт хакының күләме, стаж, пенсиягә чыгу яше һәм пенсия тупланмаларын формалаштыручы тарифның төре (6, 2 процентлы ставкалар). Әлбәттә, биредә дә билгеле бер шартлар бар. Әйтик, хезмәт хакының рәсми, ягъни “чиста, ак” булуы кирәк. Пенсия алу өчен стаж да мөһим. Аның минималь вакытын  2025 елга кадәр әкренләп 15 елга кадәр күтәрәчәкләр. Хезмәт стажы 30 елдан арткан хатын-кызларның, 35 елдан артык эшләгән ир-атларның пенсиясе өстәмә эшләгән һәр ел өчен артып барачак. Аннан кала, пенсия яшенә җитеп тә лаеклы ялга соңрак чыгу очрагында, пенсиянең күләме үсәчәк. Соңгы вакытларда пенсия яшенең артуы турында күп сөйләсәләр дә, ул элеккечә кала. Ир-атлар лаеклы ялга – 60, хатын-кызлар 55 яшьтән чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International