Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә мәктәп янында урнашкан хоккей кортларын тәртипкә китерү бурычы куелган иде.

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә мәктәп янында урнашкан хоккей кортларын тәртипкә китерү бурычы куелган иде. Бу атнаның дүшәмбесендәге җыелышта район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев бу уен мәйданчыкларының бүгенге торышына күзәтү ясады, балаларга чыгып тимераякта шуарлык, хоккей уйнарлык хәлгә җиткерү өчен нинди эшләр башкарыласы бар икәнен әйтеп үтте. Ә шугалакларның барысын да файдаланырлык хәлгә китерү өчен эшлисе эшләр шактый икән әле районда. Кышка инде кереп барабыз, көннәр суытып килә, кары да явар, балаларның тимераяк киясе килер – шуңа күрә хоккей кортлары соң дигәндә атна-ун көн эчендә әзер булырга тиеш, диелде киңәшмәдә.Бүген райондагы урта һәм төп гомуми белем бирүче 23 мәктәпнең 20сендә мондый кортлар бар. Аларның иң искесе 1985 елда, иң яңасы 2008 елда төзелгән. Ә өч мәктәптә – Калмашта, Новотроицкоеда һәм Кнәздә хоккей уйнау өчен шугалаклар бөтенләй булмаган. Бу авылларның балалары гына тимераякларга басудан мәхрүм калырга тиеш түгел – тиз арада аларда да хоккей кортлары төзү бурычы куелды хакимият киңәшмәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International