Районда зиратларны тәртипкә китерү буенча программа эшли башлый.
Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев районда зиратларны тәртипкә китерү буенча программа булдырылачак дип хәбәр итте.
Бер караганда, алар хәзер дә ташландык хәлдә түгел. Әмма әлеге чара тәрбияви әһәмияткә ия. Бу бер дә кыен мәсьәлә кебек түгел, әмма читтән караганда гына шулай тоела. Зиратларны киңәйтү өчен җир бүлү, анда бару юллары булдыру, урманга әйләнгән агачларны кисү шактый чыгымнар сорый. Моңа авыл халкы бердәм алынырга тиеш. Программаның максаты – зиратларны бер тапкыр җыештырып кую гына түгел, аларны һәрвакыт тәртиптә тоту, авыл халкын һәм читтән кайтып йөрүчеләрне дә шуңа күнектерү. Бүгенгә хәл мактанырлык дип әйтеп булмый, зират капкасының тышкы ягына чыгарып өелгән чүп өемнәре – гадәти күренеш. М Бу программа да райондашларда, шәһәрдә һәм читтә яшәүче якташларда хуплау табар дип ышанасы килә.
“Якты юл” газетасы