Агымдагы елның тугыз аенда районның пенсия фонды идарәсенә 3387 иминиятләүчедән (2193е юридик зат, 1194е шәхси эшмәкәр) 720 млн 783 мең сум акча кергән. Пенсияләр, пособияләр, башка социаль түләүләргә 1 млрд 018 млн 665 мең сум акча юнәлдерелгән. Шул ук вакытта хезмәт пенсиясен түләп тору өчен, район пенсия фондының акча белән тәэмин ителеше нибары 70 процент тәшкил итә. Узып баручы атнаның дүшәмбесендә район хакимиятендә үткән киңәшмәдә районның пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Фәридә Әгъләҗева шундый саннар китерде.
Иминият кертемнәре буенча бурычы булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре турында да сөйләп үтте ул. Бүгенге көндә әлеге предприятиеләр белән хокук органнары эш алып бара.Районда пенсия, пособие, башка социаль түләүләрне 10429 кеше ала. Агымдагы елның августында эшләүче 2510 пенсионерның пенсиясе арттырылды. Дөресрәге, аның иминият өлеше уртача 118 сум 11 тиенгә артты. Моны истә тотып, октябрь башына пенсиянең күләме уртача 9087 сум 17 тиен (пенсия яшенә җитү буенча 9663,03 сум) тәшкил итте.
Күбесе пенсиянең күләме дәүләт бюджетына барып тоташа дип уйлый һәм ялгыша. Пенсия күләменең нинди буласы кешенең үзеннән тора. Икенче төрле әйткәндә, лаеклы ялга чыкканда хезмәт пенсиясенең күләме эшләгән дәвердә тупланган иминият кертемнәреннән гыйбәрәт.