16-18 ноябрь көннәрендә Казанда «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» дигән халыкара яшьләр форумы үтте. Аны оештыручылар – Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты һәм иҗтимагый яшьләр палатасы.
Форумда барлыгы 40 милләттән булган 140 кеше катнашты. Шулар арасында Гөлназ Зарипова-Иске Җирекле авылының күп функцияле «Дуслык» үзәге директоры,педагогия колледжы талибәләре Камилла Мостафина (Иске Җирекле) һәм Елена Чулакова (Борды) катнашты.
Форуда катнашучылар ТРның Дәүләт Советы бинасында ,парламент музеенда булдылар, , депутатлар белән актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр, төркемнәргә бүленеп эшләделәр, чит илдән килгән кунаклар бе6лән таныштылар,«Ачык трибуна» кысаларында Татарстан Президенты Аппарат Департаменты вәкиле Вячеслав Никифоров һәм Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белән без эчке сәясәт сорауларына кагылган әңгәмә кордылар,күп милләтле Татарстан халкының милли җырлары, биюләре, гореф-гадәтләре, костюмнары тәкъдим ителде
Форрум эшчәнлегендә Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.