Тукай районында өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашулар уза

2025 елның 19 сентябре, җомга

18 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Тукай муниципаль районы торак пунктларында социаль хезмәтләр һәм медицина учреждениеләре белгечләренең өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашулары үтә.

Әлеге чараларда социаль һәм пенсия фонды, социаль яклау органнары һәм район хастаханәсе вәкилләре катнаша.

Бүген мондый очрашулар Иске Абдул авылында, Сәмәкәй авылында һәм Яңа поселогында узды.

Белгечләр өлкән буын вәкилләренә актуаль сораулар буенча аңлатмалар бирде һәм консультацияләр үткәрде. Чараларның төп максаты — өлкән яшьтәге гражданнарга мәгълүмати һәм практик ярдәм күрсәтү, социаль һәм медицина ярдәме чаралары турында хәбәрдарлыкны арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International