Тукай районы спортчысы билбау көрәше буенча Россия Кубогында бронза медаль яулады

2025 елның 20 сентябре, шимбә

Тукай районыннан Дания Гизатуллина 19–20 сентябрь көннәрендә Кырым Республикасының Алушта шәһәрендә узган билбау көрәше буенча Россия Кубогында уңышлы чыгыш ясады.

Дания Гизатуллина 52 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны алды.

Камил Нәҗмиев спортчыны лаеклы нәтиҗәсе белән котлады һәм аның җиңүе район яшьләре өчен үрнәк булуын билгеләп үтте.

Аерым рәхмәт сүзләре тренер Артемий Артемьевка спортчыны югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International