Камил Нәҗмиев урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Урманчылар көне белән ихлас күңелдән тәбриклим!
Авыр һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тырышлыгыгыз, урман байлыкларын саклау һәм табигатькә карата игътибарлы мөнәсәбәтегез районның, республикабызның һәм илебезнең экологик иминлеген һәм үсешен тәэмин итә.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм эшегездә уңышлар телим. Хезмәтегез киләчәк буыннар өчен урманнарның байлыгын һәм матурлыгын саклауга зур өлеш булып тора.