Тукай районында сәләтле балалар өчен вокал, хореография һәм актёрлык осталыгы буенча мастер-класс оештырылды. Чарада район башлыгы Камил Назмиев катнашты.
Мастер-классны «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов алып барды. Балаларга җырлау, сәхнәдә хәрәкәт итү һәм актёрлык күнекмәләре буенча кыйммәтле киңәшләр бирелде.
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев Дмитрий Александровичка осталык дәресе өчен рәхмәтен җиткерде һәм мондый чараларның балаларга илһам һәм һөнәри белем алу мөмкинлеге бирүен, ә бу үз чиратында алар өчен зур сәнгать дөньясына юл ача алуын ассызыклап үтте.