Тукай районы башлыгы Камил Назмиев Чаллы шәһәрендә узган республикакүләм Машина төзүчеләр көненә багышланган чарада катнашты.
Чара башланыр алдыннан кунаклар заманча техника күргәзмәсе белән таныштылар. Биредә төрле юнәлештәге алдынгы модельләр һәм үрнәкләр тәкъдим ителде — җиңел автомобильләрдән алып зур промышленность техникасына кадәр.
Камил Назмиев күргәзмәнең Татарстанның машина төзелеше тармагының югары дәрәҗәсен һәм республика сәнәгатенең куәтен ачык күрсәтүен билгеләп үтте.



