Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев мәктәпкәчә хезмәткәр көне белән котлады

2025 елның 27 сентябре, шимбә

Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Нәҗмиев мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

 «Хөрмәтле мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — Мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәтегез — зур җаваплылык һәм изге бурыч. Сез балаларның тәрбиясенә нигез саласыз, аларны беренче белем дөньясына алып керәсез, әхлакый һәм рухи кыйммәтләрне формалаштырасыз.

Эшегезгә тугрылык, сабыйларга күрсәткән игътибар һәм районның белем бирү системасына керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм һөнәри уңышлар телим!» — дип билгеләп үтте район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International