Төбәк юлларын төзекләндерү программасы кысаларында Тукай районында юл эшләре дәвам итә. Озынлыгы 300 метр булган участокта юл полотносын капиталь ремонтлау эшләре алып барыла.
Моннан тыш, күперне төзекләндерү дә гамәлгә ашырыла: булган суүткәргеч торбаны ремонтлау, металл барьер киртәләрен урнаштыру күздә тотыла. Әлеге чаралар юл хәрәкәте иминлеген күтәрүгә юнәлдерелгән.
Камил Нәҗмиев ремонт эшләренең төп максаты — район халкы өчен уңайлылык һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү икәнлеген ассызыклады.
