23–29 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең спортчылар — Дильфат Кашапов һәм Тимур Игнатьев Смоленск өлкәсе «Чайка» биатлон комплексында узган ярышларда катнашты.
28 сентябрьдә Дильфат Кашапов «Кросс-эстафета» дисциплинасында тарихи җиңү яулады. Бу җиңү Татарстан җыелма командасы өчен Россия беренчелегендә бу дисциплинада беренче очрак булды. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасы командасы гомуми командалар зачетында өченче урынны алды.
Камил Нәҗмиев спортчыларның уңышка зур өлеш керткәннәрен билгеләп үтте, аларның әти-әниләренә һәм тренерлары Валиев Ришат Маратовичка рәхмәтен җиткерде һәм яшь спортчыларга яңа җиңүләр һәм казанышлар теләде.

