Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев Донецк һәм Луган Халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Русиягә кушылу көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
«Бүген илебез тарихында үзенчәлекле көн. Без Донецк һәм Луган Халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Русиягә кушылу көнен билгеләп үтәбез.
Берләшү безнең хәрбиләрнең — махсус хәрби операциядә катнашучыларның — кыюлыгы, сабырлыгы һәм батырлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Без үз сакчыларыбыз белән горурланабыз һәм аларга батырлыклары өчен рәхмәтлебез!
Республика үз гражданнарына, шулай ук шефлыкка алынган шәһәрләргә актив ярдәм күрсәтә. Бу эштә районыбыз да катнаша. Алга таба да бердәмлектә бергә яшәргә язсын, җирләребез һәм гаиләләребез тыныч һәм имин булсын» — дип билгеләп үтте Камил Нәҗмиев.