Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев районның берничә предприятиясендә булып, җитештерү процесслары белән танышты һәм эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләрен тикшерде.
Эш сәфәре кысаларында башта ООО «Тукай Тепло-Газ» предприятиесе белән танышты. Аннан соң Камил Нәҗмиев мясо эшкәртү комбинаты «Курчинский» ООО ПКФ «Бенефит» һәм мебель җитештерү белән шөгыльләнүче ИП Габдуллин Владимир Марсельевичнең эшен карады.
Очрашуларда предприятиеләр эшчәнлеге, үсеш перспективалары һәм Тукай районында эшкуарлыкны хуплау чаралары буенча актуаль мәсьәләләр каралды. Камил Нәҗмиев администрация һәм эшкуарлар җәмгыяте хезмәттәшлегенең район икътисады үсеше һәм яңа эш урыннары булдыру өчен мөһимлеген билгеләп үтте.



.jpg)




