«Татмелиорация» ААҖ генераль директоры Тукай районында булды

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Тукай районына эш визиты белән ОАО «Трастовая компания «Татмелиорация» генераль директоры Рөстәм Хизбулла улы Сөнгатуллин килде.

Визит кысаларында районның авыл җирлекләре, «Наиком Арена» стадионы һәм ООО «Сайдашев исемендәге АХП» предприятиясе каралды.

Очрашуларда авыл җирлекләрен үстерү, актуаль мәсьәләләр һәм киләчәктәге хезмәттәшлек планнары каралды.

Камил Нәҗмиев Рөстәм Сөнгатуллин хезмәттәшлеге һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International