Муниципаль райбашлыгы Васил Гариф улының чакыруы буенча башланган район күләм социаль юнәлешле программалар уңышлы үтәлеп килә. Шул рәвешле авыл мәктәпләренең барысында да бина эчендәге җылы санитар бүлмәләр булдырылды. Быел бу эш Калмия, Иштирәк, Сәмәкәй, Иске Абдул, Шилнәбаш, Яңа Бүләк мәктәпләрендә башкарылды. Әлеге максатка 1,7 миллион сум федераль бюджет акчалары тотылган..