Тукай үзәк район хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр өчен диспансеризация гадиләштерелгән тәртиптә – «яшел коридор» формасында оештырыла. Бу пациентларга чират көтмичә һәм алдан язылмыйча тикшеренү узарга мөмкинлек бирә, – дип яза Татар-Информ.
Табиблар әйтүенчә, диспансеризация авыруларны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә, дәвалау нәтиҗәлелеген арттыра һәм кирәк булганда вакытында тернәкләндерү чараларын башларга мөмкинлек бирә.
Диспансеризациянең беренче этабы сораштырудан башлана, аннары лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр үткәрелә.
«Тикшерүне отоларинголог, травматолог-ортопед һәм медицина психологы башкара. Барлык процедуралар бер үк көнне, пациент килү көнендә үк уздырыла», – дип хәбәр итте Тукай үзәк район хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Дәүләтова.
Диспансеризация нәтиҗәләре буенча, ветераннарга күрсәтмәләр булганда, кирәкле дәвалауны Тукай үзәк район хастаханәсендә яки Чаллыдагы сугыш ветераннары госпиталендә уздырырга мөмкиннәр. Хастаханә шулай ук неврология, терапия һәм башка профильләр буенча стационар ярдәм күрсәтә.
https://tukai-rt.ru/news/