Круглое Поле гомумбелем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укучы Гадел Ильмир улы Ямалетдинов «Олимпка – юл» («Путь к Олимпу») Республика олимпиадасында ике ел рәттән химия фәне буенча призлы урын яулады.
Гаделнең Олимпка юл алуы башлангыч сыйныфлардан ук башлана. Башлангыч сыйныфларда укыганда математика фәненнән төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашып призлы, күп вакыт I урын яулый.
Гадел Ямалетдинов бу хакта: «Мин хәреф танырга өйрәнгәнче саный, ике урынлы саннарны куша-ала – исәпли белә идем. Хәтеремдә, әти белән әни фатирыбызда ремонт башлангач миңа цифрлы шакмаклар бирделәр дә: “Сана!” – диделәр. Шул рәвешле, дүрт яшемнән саннарны, ә аннары – математиканы яратуым башланды. Олимпка юл – саннардан башланды, дип әйтсәк тә була. Урта звенода укый башлагач физика фәне керә башлады. Җиденче сыйныфта физиканы яратуымны белдем. Ә инде химиягә килсәк... Сигезенче сыйныфта беренче дәрестән үк бу фәнгә карата кызыксынуым башланды. Бәхеткә, укытучым – Нәлимә Аманбаевна химияне, укучыларны үз баласын яраткандай яратуы үз фәненә карата укучыларда кызыксыну уята белүе, белән бу фәнгә карата мәхәббәт уятты. Фәнне үз иткәндә, ул күңелеңә үтеп керсә генә аны ихластан өйрәнәсең, аның белән дуслашасың», – ди Гадел.
Химия укытучысы Нәлимә Аманбаевна үз укучысы турында зур горурлык белән: «Гадел Ямалетдинов сигезенче сыйныфта укыганда «Олимпка – юл» республикакүләм олимпиадада катнашып призлы урын яулады. Аның табигый фәннәргә карата сәләте барлыгын Казан Федераль Университеты (КГУ), КНИТУ (Казан химия-технология университеты КХТИ) галимнәре күреп алдылар һәм Казандагы сәләтле балалар өчен махсус эшләп килүче «Дуслык» профильле лагерьга чакырдылар. Ел саен профильле лагерьда олимпиадаларда призлы урыннар яулаган, фәнгә сәләтләре булган укучылар өчен атна дәвамында укулар, лаборатор эшләр оештырыла. Гадел үткән елның декабренда бер атна «Дуслык»та белемен күтәрде. Укучымның һәр сулышын сизеп-тоеп, аның белән бергә шатланып һәм, дөресен әйтергә кирәк, борчылып та торам. Гадел – республика горурлыгы», – ди химия укытучысы Нәлимә Нургалиева.
«Яраткан шөгыль, мавыгуларыңа вакытың каламы?» – дигән соравыма уку алдынгысы, ифрат тәрбияле яшүсмер: «Башваткычлар чишәргә яратам. Кечкенәдән конструктор, лего җыю белән мавыгам. Әти-әнием, лего кыйммәт булса да, һәрвакыт сатып алалар. Хәзер дә олылар өчен булган леголарга битараф түгелмен. Пазллар җыю – мавыктыргыч шөгыль. Һәрвакыт укып, дәрес әзерләп, олимпиадага әзерләнеп кенә тору дөрес булмас иде. Шуңа күрә, мәктәптән кайткач, кулымнан килгәнчә өйдәге эшләрне башкарам, әбиемнең хәлен белеп кайтам. Аннары дәрес әзерлим, химия буенча онлайн-дәресләр алам – вебинарларны югары уку галимнәре алып бара, сораулар бирергә мөмкин. Нәлимә Аманбаевнага рәхмәтем зур – өстәмә рәвештә минем белән шөгыльләнергә вакыт таба, Казанга олимпиадаларга йөртә, һәрвакыт аналарча кайгырта», – ди зирәк, зыялы укучы Гадел Ямалетдинов.