Мусабай Завод гомумбелем бирү мәктәбенең химия кабинеты һәм лабораториясен яңарту – Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев инициативасы һәм спонсорлар ярдәме белән башкарылды.
2025 елның беренче июлендә район башлыгы Камил Нәҗмиев җирлегебезгә килеп халыкның тормыш-яшәеше, көнкүреше белән кызыксынган иде. Шул вакытта гомумбелем бирү мәктәбенә кереп уку йортын караганнан соң химия кабинеты һәм лабораторияне яңарту мәсьәләсен кабыргасы белән куйды. Бу кабинетларда укучыларга белем алу һәм тәҗрибәләр үткәрүне куркынычсыз шартларда башкару, заман таләпләренә җавап бирерлек итеп эшне оештыру максатыннан кабинетны һәм лабораторияне яңарту эшен җәй айларында, төгәлрәге 2 июльдән 31 августкача җиң сызганып эшләп, тулысынча башкарып чыктык. Мәктәп коллективы тулы составта бу амбициоз мәсьәләне чишү, кабинетны яңа уку елына әзерләү буенча зур тырышлык куйды.
Кабинетка капиталь ремонт ясадык, яңа лаборатор өстәлләр һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә тулысынча җавап бирә торган заманча җиһазлар куйдык.
Билгеле, бу эшләрнең башында элекке укучыбыз Рөстәм Мөхтәр улы Гатауллин торды. Ягъни, әлеге проектны уңышлы башкарып чыгуда аның материаль ярдәме зур булды. Юмарт күңелле Рөстәм Гатауллин ярдәме белән укучылар заманча кабинетта белем алалар һәм химия лабораториясендә төрле экспериментлар ясап белемнәрен арттыралар. Алар яңартылган, ремонт ясалган кабинетта бик теләп шөгыльләнәләр.
Сүзнең дөресе кирәк, шушы зур эшне башкарып чыга алуыбыз белән бик горурланабыз. Иганәчеләр, мәктәп тормышы белән якыннан танышучы һәм ярдәм итүче җитәкчеләр һәм коллективыбыз тырышлыгы белән куелган максатыбызны тормышка ашырдык. Тамчыдан күл җыела дип халык тикмәгә генә әйтмәгән.