Өч көндә ике янгын

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Декабрьнең икенче көнендә электр җиһазларын куллану кагыйдәләренең үтәлмәве аркасында Кече Шилнәдә бер йортның мунчасында янгын чыга. Янгын кешегә зыян китермәсә дә, корылмага шактый зыян сала. Шуның өстенә, мунча иминиятләштерелмәгән дә була. Тиз арада килеп җиткән ирекле янгын сүндерүчеләр утның күрше корылмаларга күчүен туктатып калалар.
4есе көнне исә Иске Җирекледә ихата эчендә тавыклар асрау өчен дип төзелгән кечкенә сарайга ут каба. Янгынны күршедә яшәүче хатын-кыз күреп ала һәм хуҗалар белән бергә алар утны сүндерәләр. Монда да ут чыгуның сәбәбе электр чыбыкларында барлыкка килгән кыска ялганыш дип билгеләнә.
Салкыннар башлану һәр елны янгыннарның артуына китерә. Электр җылыткычларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүаркасында бәхетсезлекләр кабатланып тора. Бу җәһәттән райондашлар игътибарлы булсыннар иде, дип кисәтәләр район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International