Быел ул Россиядә Россия халыклары бердәмлегенә, Татарстан Республикасырнда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлегенә, Татарстан Республикасында ветераннар һәм пенсионерлар җәмәгать оешмасы барлыкка килүнең 40 еллыгына багышлана. Тукай районында сайлап алу турында авыл җирлекләрендә эшләп килүче 23 мәдәният учреждениесе катнашты. Өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар уникаль проектта катнашу өчен алдан ук заявкаларын (120 заявка) биреп куйганнар иде. Район сайлап алу турыннан узган җиңүчеләр шушы елның апрелендә Яр Чаллыда оештыралчак концертта катнашачаклар. Гала-концерт агымдагы елның апрель азагында Казанда булачак.