Яңа поселогында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы митинг узды. Чарада Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев катнашты.
Бәйрәм алдыннан районнан махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә чираттагы, 46 нчы гуманитар ярдәм партиясе озатылды.
Митингта чыгыш ясап, Камил Нәҗмиев волонтёрларның бердәм хезмәте, битараф булмаган район халкы, ветераннар һәм укучыларның актив ярдәме нәтиҗәсендә барлыгы 260 тоннадан артык гуманитар йөк китерелүен билгеләп үтте.
«Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк район халкы берләште һәм бүген дә безнең сугышчыларга мөмкин булган барлык юллар белән ярдәм итә. Һәр ярдәм — ул туган йорт җылысы, сакчыларыбызны җиңү белән көткән кешеләрнең күңеленең бер өлеше», — диде район башлыгы.