Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) югары дымлылык һәм су басу ихтималы булган 52 зона турында мәгълүмат кертелгән. Чагыштыру өчен: бер ел элек мондый зоналар саны 24 кенә иде.
Росреестр һәм Роскадастрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта 21 су басу (затопление) һәм 31 су күтәрелү (подтопление) зонасы теркәлгән. Ведомство белгечләре бу төшенчәләр арасындагы аерманы аңлата:
Су күтәрелү (подтопление) — җир асты сулары күтәрелү нәтиҗәсендә барлыкка килә;
Су басу (затопление) — көчле яңгырлар яисә сулыкларның ярларыннан чыгуы аркасында була.
Бу территорияләр Әлмәт һәм Әгерҗе шәһәрләрендә, шулай ук Биектау, Югары Ослан, Буа, Лениногорск, Норлат һәм Түбән Кама районнарында урнашкан.
Бу зоналар махсус файдалану режимы булган территорияләр исемлегенә кертелгән һәм алар турындагы мәгълүмат барлык шәһәр төзелеше документларында чагыла. Бу гидрологик куркыныч булган урыннарда җирне дөрес куллану өчен кирәк.
Әлеге территорияләрдә махсус инженерлык саклау корылмаларыннан башка капиталь объектлар төзү; җирнең уңдырышлылыгын арттыру өчен агынты суларны куллану; зиратлар, терлек күмүлекләре, калдыклар чүплеге булдыру; зыянлы бөҗәкләргә каршы химикатларны һавадан сиптерү рөхсәт ителми.
Мондый зоналарның статусын билгеләү, үзгәртү яки бетерү РФ субъектларының башкарма хакимият органнары тәкъдиме буенча Федераль су ресурслары агентлыгы (яки аның региональ органнары) тарафыннан башкарыла.