Киңәшмә эшендә район прокуроры Руслан Галиев, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Минзәлә районара бүлеге җитәкчесе Рамил Исмәгыйлев, комиссия әгъзалары, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендәге төп темалар: Тукай районы мәгариф объектларында Россия террорчылыкка каршы милли комитеты күрсәтмәләрен үтәү, террорчылыкка каршы чаралар үткәрү һәм үсеп килүче яшь буынны бу афәттән яклау.
Тукай районында 5 меңнән артык бала белем ала, мәктәпләрдә аларның иминлеген тәэмин итү - өстенлекле бурыч. Утырышта теләсә нинди террорчылык янауларын вакытында кисәтү һәм учреждениеләрнең террорчылыктан саклануын көчәйтү буенча гамәли чаралар күрү зарурлыгы ассызыкланды.
Укучылар белән эшләүгә аерым игътибар бирелде. Камил Нәҗмиев билгеләп үткәнчә, балаларны террордан яклау мәктәп һәм гаилә тыгыз хезмәттәшлек иткән очракта гына мөмкин. Ата-аналарга балалар белән әңгәмә корырга һәм аларның буш вакытларын контрольсез калдырмаска киңәш ителә.
"Үсеп килүче буынның иминлеге - безнең уртак җаваплылык зонасы. Уртак тырышлык белән генә конкрет нәтиҗәләргә ирешеп була", - дип ассызыклады район башлыгы.
https://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/kamil-namiev-beznen-urtak-avaplylyk-zonasy-bar