Татарстан авылларында югары тизлекле интернет өчен тавыш бирү дәвам итә

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы үткәргән сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Нәтиҗәләр буенча кайсы авылларга һәм йортларга интернет керәчәге билгеләнәчәк.

Сораштыруда катнашу хокукы халкы 100дән 1000гә кадәр булган, дәүләт тарафыннан федераль проектлар кысаларында элемтә инфраструктурасы булдырылган авылларга бирелә. Мәсәлән, мәктәпләр, хастаханәләр интернетка тоташтырылган, яки авылларда мобиль элемтә база станцияләре урнаштырылган.

Тавыш бирүне түбәндәге сылтамалар аша үтәргә мөмкин: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426/ һәм https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/. Авторизация «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша үтәлә, катнашучы үз төбәген һәм йортының төгәл адресын күрсәтергә тиеш. Нәтиҗәләр аноним рәвештә, статистик мәгълүмат формасында тәкъдим ителә.

Йортка интернет тоташтыру өчен бер тапкыр түләү кертергә кирәк булачак, аннары ай саен абонент түләүләре бар.

Проект «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. 2021 елдан башлап тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 6 700дән артык торак пункт мобиль интернет белән тәэмин ителгән. 2026 елның 25 декабренә кадәр тагын 100 авыл киң полосалы интернетка тоташтырылачак.

Чыганак "Якты юл"

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International